Татар җырчысы Илдар Хәкимовның «Син бәхетле булсын өчен» җырына клип. Оскар Усманов көе, Ләйлә Дәүләтова сүзләре Төссез генә барган тормышымны Алсу гөлгә күмеп килдең син. Шат елмаеп чыккан кояш кебек, Ходай биргән бәхет идең син. Кушымта: Син бәхетле булсын өчен генә Әйт, җаныем, нишли алам? Сине саклап-назлап яшәргә дип Мәңгегә янәшәңдә калам. Нинди ләззәт җитә бу дөньяда Сөйгәнеңнән сөелеп яшәргә? Никадәр көч-куәт бирә миңа Барлыгыңны белеп яшәү дә. Киңәшчем дә, якын дустым да син, Иң кадерле газиз кешем дә. Матурлыкны тоя белер өчен Мәхәббәте кирәк кешегә.